news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров: Районнарга техника һәм ашлама әзерләү вазгыятен төзәтергә кирәк

Уңайлы шартларда 2021 елның язгы кыр эшләре ике атналык срокка сыеша ала, дип саный министр.

Җәббаров: Районнарга техника һәм ашлама әзерләү вазгыятен төзәтергә кирәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләренең күмәк эше апрельнең икенче яртысына планлаштырылган, шуңа күрә районнар хәзер үк ашлама әзерләү, шулай ук техниканы ремонтлау һәм яңарту белән бәйле вазгыятьне төзәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров сүзләренчә, республиканың кайбер районнары һәм хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керешкән инде. Бер атнада 5 мең га уҗым культуралары, 1,5 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган. Уҗымнарның торышын яхшы дип бәяләргә була барлык мәйданның 3 проценты, ягъни 16 мең га проблемалы кала.

Республикада хәзер 181 мең тонна ашлама тупланган, ягъни гектарга 66 килограмм. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк дигән сүз.

Кайбер районнар гектарга 70 кг күләменнән планлаштырылганнан да артык ашлама кертергә әзерләгән, Зәй һәм Сарман районнарында — 108 кг, Минзәлә һәм Тәтеш районнарында — 106 кг, Әтнә районында — 89 кг, Тукай районында — 88 кг, Буа районында — 87 кг, Мөслим районында — 82 кг, Нурлат районында — 80 кг, Балтач районында — 79 кг, Саба районында — 77 кг, Аксубай районында — 76 кг, Чистай районында — 72 кг.

Әмма бу күрсәткеч буенча артта калучы муниципалитетлар да бар. Әгерҗе районында бер гектарга 11 кг, Яшел Үзән районында 39 кг, Әлмәт районында 45 кг, Теләче районында 46 кг, Чирмешән районында 47 кг һәм Лаеш районында 48 кг ашлама әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100