news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Татарстан Президенты аграрийларны Covid-19 таралу куркынычына бәйле санитар-эпидемиологик иминлек чараларын үтәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
http://tatarstan.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Әлмәт районына эш сәфәре барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашты һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Н.Е.Токарликов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе кырында узды. Муниципаль берәмлек башлыгы Тимур Нагуманов көзге культуралар 12 мең гектардан артык җиргә утыртылачагын сөйләде. Ашлама 8,8 мең гектар (71 процент) мәйданга кертелгән. 1,3 мең гектар чәчүлек һәм парга калдырылган мәйданны эшкәрткәннәр, 900 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалаганнар.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, чәчү кампаниясе башланганчы игенчеләр тиешле күләмдә техника белән тәэмин ителә. Якындагы көннәрдә берничә хуҗалык иртә өлгерә торган бөртекле культураларны чәчүгә керешергә ниятли.

Президент язгы кыр эшләрен, бөртеклеләрне сыйфатлы чәчүне тәэмин итеп, оптималь срокларда башкарып чыгарга кирәклеген әйтте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясендә катнашачак барлык структураларны да, коронавирус таралу куркынычына бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100