news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Чистай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшен тикшерде

Быел Чистай районында барысы 67900 гектар җир чәчелергә тиеш.

Марат Җәббаров Чистай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшен тикшерде
http://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Дмитрий Иванов йөрде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Җәббаров, беренче булып, «Кулон» агрофирмасында буллы. Кызыл Ялан авылында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлекчелек комплексындагы эшләр белән танышты.

«Күптән түгел генә әле бу хуҗалык проблемалы хуҗалыклар рәтендә иде, базасы нык иде. Хәзер биредә технологик мәсьәләләрне хәл итәләр. Озакламый тәртип урнаштырырлар, дип ышанам», — диде Марат Җәббаров.

Районның барлык хуҗалыкларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланган. 12 мең гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган, 700 гектарда — көзге культуралар тырмаланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы район хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекнең торышына яхшы бәя бирде һәм техника паркын яңарту, орлыкларны әзерләү һәм ашламалар туплау буенча башкарыла торган эшләрне билгеләп үтте. Мәсәлән, Марат Җәббаров булган «Чистай Агро» хуҗалыгында быел 5 заманча яңа чәчү комплексы алынган, сыйфатлы орлыклар әзерләнгән һәм ашламалар кайтаруны дәвам итәләр.

Марат Җәббаров «Чистай» агрофирмасында яңа чәчү комплексларының эшен бәяләде. Биредә игенчеләр кыр эшләренә гадәттәгедән иртәрәк тотынганнанр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре солы һәм арпа чәчә башлаганнар.

Бүгенге көнгә Чистай районында «Родник» хуҗалыкларында чәчүгә керешкәннәр (биредә 150 гектарга якын арпа чәчелгән), «Чистай» агрофирмасында 300 гектар арпа, 150 гектар солы чәчкәннәр, район фермерлары әлегә 270 гектар чәчкәннәр. Кырларда һәм фермаларда барлык эшләр коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен яклау чараларын үтәп башкарыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100