news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров «Казан-Экспо» үзәгендә агротехнологик күргәзмәне ачты

«Казан-Экспо» үзәгендә Россиянең 30 төбәгеннән, 50 шәһәрдән, чит ил компанияләренән 200 дән артык предприятие үз продукциясе белән таныштыра.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТАТАгроЭкспо агротехнологик күргәзмәсен ачты.

«Күргәзмәдә катнашучыларга шушы уникаль мәйданчыктан файдаланып калуларын телим. Эшлекле элемтәләр урнаштырып, потенциаль поставщиклар һәм сатып алучылар табу, ике як өчен дә отышлы килешүләр төзү, күбрәк белем, тәҗрибә туплап, уңышлы бизнес төзүдә куллануны телим», — дип белдерде Марат Җәббаров.

«Казан-Экспо» үзәгендә Россиянең 30 төбәгеннән, 50 шәһәрдән, чит ил компанияләренән 200 дән артык предприятие үз продукциясе белән таныштыра. 

Агросәнәгать комплексы күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы техникасы, җиһаз-җайланмалар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, продукция эшкәртү, төргәкләү һәм сортировка өчен җайланмалар, Татарстан фермерлары продукциясе тәкъдим ителә.

Агросәнәгать форумы кысаларында эшлекле программа каралган. Күргәзмә 10-12 февральдә эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100