Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда республиканың авыл хуҗалыгы техникумнары мөгаллимнәре өчен укулар башлана
Алар авыл хуҗалыгы тармакларындагы яңалыклар белән танышачак, республиканың алдынгы хуҗалыкларында булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казанда, Агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында, республиканың авыл хуҗалыгы техникумнары мөгаллимнәре өчен укулар башлана. Алар авыл хуҗалыгы тармакларындагы яңалыклар белән танышачак, республиканың алдынгы хуҗалыкларында булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә институттан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә Татарстанда авыл хуҗалыгы юнәлешендә 7 техникум эшли. Бу исемлеккә ветеринар белгечлекләргә укытучы Буа техникумы да керә.
Атна дәвамында әлеге уку йортлары мөгаллимнәре авыл хуҗалыгында гына түгел, педагогика өлкәсендәге яңалыкларны да үзләштерәчәк. Аерым алганда, аларны электрон дәреслек-методик комплексы, салым салу, заманча бухгалтерлык хисабы, агрономия буенча предметларны өйрәтү методикасы белән таныштырачаклар. Шулай ук алар авыл хуҗалыгы тармакларында анализ системасы буенча дәресләр бирү үзенчәлекләрен дә өйрәнәчәк.
Республиканың алдынгы хуҗалыкларына сәфәр - курсларның гамәли өлешен тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз