Зәй хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен зур уңышлар белән каршы алдылар

Барлыгы 190 мең тонна ашлык җыелды, уңыш уртача гектарыннан 49,9 центнер тәшкил итте.

(Зәй, 9 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате - илебез икътисадын үстерүче, һәр табынның мул булуында зур роль уйнаучы тармак. Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә азык-төлек әзерләүдә армый-талмый хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 8 октябрьгә туры килә. Районыбыз аграрийлары бу күркәм бәйрәмне быел аеруча зур уңышлар белән каршылый, дип яза җирле басма.

- Зәй игенчеләренең тырыш хезмәтенә аеруча басым ясасы килә. Быел без бөртеклеләрдән моңа кадәр күрелмәгәнчә уңыш алдык. Барлыгы 190 мең тонна ашлык җыелды, уңыш уртача гектарыннан 49,9 центнер тәшкил итте. Бу - хезмәткәрләребез фидакарьлеге дә, алдынгы технологияләр кулланып эшли белү нәтиҗәсе дә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.

Бөртеклеләр уңышы:

“Зәй” агрофирмасында – 39193 тонна, бер гектардан 61 центнер;

“Зәй шикәре” – 41900 тонна, 54 центнер;

“Восток” – 64300 тонна, 47,5 центнер;

“Нива” ҖЧШ – 15000 тонна, 54,3 центнер;

“Союз-Агро” ҖЧШ – 6600 тонна, 35 центнер;

Крестьян-фермер хуҗалыкларында – 22800 тонна, 40 центнер.

Зәй игенчеләре урып-җыюны төгәлләүгә, башка көзге кыр эшләре белән беррәттән, кукурузны орлыкка алу эшен дә башлады. 28 сентябрьдән “Нива” ҖЧШендә бу эшне 3 “Акрос” комбайны башкара. Ул уңышы мул булуы белән сөендерә. 5 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, бер гектардан уртача чыгыш 40,4 центнер тәшкил итә, ди аграрийлар. Махсус саклауга куелучы кукуруз орлыгын терлекләргә витаминлы ризык әзерләү өчен кулланачаклар. Гомумән, орлыкка кукуруз районда 2300 гектарда игелгән.

Ә инде эшнең иң кызган мәле хәзер шикәр чөгендере басуларында бара. 5 октябрьгә 7300 гектарда татлы тамыр җыелган. Бу барлык мәйданның 71 процентын тәшкил итә. Уңыш - гектарыннан уртача 435 центнер. Кырларда 13 комбайн, 4 төягеч эшли. Зәй шикәр заводы шикәр әзерләү сезоны башланганнан бирле 567 мең тонна чимал кабул итте, шуның 201 мең тоннасы - Зәй районы кырларыннан җыелган уңыш.

- Шикәр заводында эшнең тиешле тәртиптә алып барылуы, яңа технологияләр куллану кырдан кайткан чөгендернең тиз урнаша баруына китерә. Бу - бик мөһим, беренчедән, чимал төягән машиналар чират көтеп вакыт үткәрми, икенчедән, зур эшкәртү куәтенә ия булган завод яңа уңыштан тиз арада сыйфатлы продукция эшләп чыгара, - дип ассызыклый идарә башлыгы.

Терлекчелек тармагына килгәндә дә, уңышларыбыз куандырырлык. Терлек азыгы әзерләү сезонга карап алып барыла. Бүгенге көндә кукурузны яшел массага урдыру 2643 гектарда башкарылган. Әзерләнгән яшел масса 40 тонна тәшкил итә. Бер шартлы терлеккә хәстәрләнгән азык - 32 центнер.

Сыерлар җәйләүләрдән кышкы абзарларга кертелде. Сөт җитештерүне арттыру белгечләрнең даими контролендә тора. Район буенча тәүлеклек савым 83 тонна белән исәпләнә, бу бер сыерга 15,4 килограмм сөт дигән сүз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, артым 123 процент тәшкил итә.

 

Сөт җитештерү:

“Зәй” агрофирмасы – тәүлеклек савым 31,6 тонна, бер сыерга 14,4 кг;

“Зәй шикәре” агрофирмасы – 20,5 тонна, бер сыерга 16,4 кг;

“Восток” агрофирмасы – 16,9 тонна, 13,2 кг;

“Нива” ҖЧШ – 10,9 тонна, 21,9 кг.