news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, ветеринария хезмәте йорт кошларын суюны сорады

Габделхак Мотыйгуллин йорт кошларын ябык режимда тотарга киңәш итте. Әгәр кошлар үлә башлый икән, ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, кошларны вакытында сую хәерлерәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

Ул көзен күчмә кошлар җылы якка киткәндә кош гриппы куркынычы булуын искәртте, шул сәбәпле инде үскән йорт кошларын суюны сорады. 

«Инфекция үтеп керә икән, барлык кошларны яндырырга туры киләчәк. Сәнәгатьтә үстерелгән кошларны кертеп, Татарстанда 18 млн башка якын кош исәпләнә. КФХ ларда кош гриппыннан саклану дәрәҗәсе түбән, кошлар сулыкларга да төшә. Бу вакытта кыргый су кошлары җылы якларга китә һәм ял итәр өчен сулыкларга төшә», — дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул былтыр октябрьдә Татарстанда ачыкланган кош гриппы да кыргый кошлардан башланганын искәртеп узды. Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа районнарында инфекция теркәлгән булган. 

Габделхак Мотыйгуллин йорт кошларын ябык режимда тотарга киңәш итте. Әгәр кошлар үлә башлый икән, ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ел башыннан Россиядә кош гриппы буенча вазгыять тыныч булмаган 15 торак пункт билгеле. Бу Әстерхан, Төмән, Ростов, Чиләбе өлкәләре, Краснодар крае, Дагыстан. Сентябрь башында Чиләбе өлкәсендә кош гриппы ачыкланган очраклар булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100