news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнары бөртеклеләрне җыюны төгәлли

Республикада 5,2 млн тоннадан артык ашлык җыелган.

Татарстан районнары бөртеклеләрне җыюны төгәлли

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлана - тулаем алганда, республика буенча 99 процент мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре урып-җыюны төгәлләде.

«Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары - финиш сызыгында», - диелә хәбәрдә.

Республикада 1,4 млн гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган, 5,2 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынган, уртача уңыш бер гектардан 35,4 центнер чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100