Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан фермерлары өчен агроиминиятләштерү бушлай булачак
Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак, дип искәртә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Агроиминиятләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Татарстан фермерлары өчен аның бәясе бер сум да тормаячак. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйткән. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Агроиминиятләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә.
«Әйтик, 1 гектар мәйданны иминиятләштерү полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар аның 50 процентын — 400 сумын гына түлиләр (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә бәйсез ярдәм кысаларында (кече хуҗалыклар өчен) өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә. Шулай итеп, агроиминиятләштерү фермерны яклый, шул ук вакытта аның бәясе бер сум да тормаячак, ә хәтта өстәмә ярдәм алу мөмкинлеген бирә», — диелә хәбәрдә.
Агымдагы елда уңышны иминиятләштерү шартнамәләрен финанслау түбәндәгечә башкарыла:
- Исәпләнгән иминият премиясеннән 50 процент кайтару (ФЗ № 260 белән регламентлаштырылган дәүләт ярдәме белән иминият шартнамәсен төзегәндә);
- Кече хуҗалыкларның иминиятләштерелгән мәйданнарына чыгымнарны гектарлап финанслау, ул, 594 сум/га ставкасы буенча 1,2дән артыграк коэффициент кулланып, бәйсез ярдәм аша башкарыла (кече хуҗалыкларда эш урыннары йөздән кимрәк; табыш 800 млн сумнан кимрәк булырга тиеш).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз