news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Питрәчтә урак тәмамланып килә
Гектардан уртача уңыш 26,5 центнер тәшкил итә, арпа - 31, сабан бодае - 27 центнер.
Скопировать ссылку

pestrecy-rt.ru
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Питрәч районының иң зур хуҗалыгы "Ак барс Питрәч" ҖЧҖдә бөртекле культураларны җыеп алу шушы көннәрдә тәмамланачак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
"Бездә барлыгы 12761 гектарда төрле культуралар чәчелде, шуның 7987 гектарын бөртеклеләр биләп тора, 7300 гектардан бөртеклеләрне җыеп алдык инде", - диде хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов.
Ашлык суктыруда 20 комбайн эшли. Элекке еллардагы кебек үк биш бригада хезмәт куя, аларның һәркайсында дүртәр комбайн һәм тагылма белән бер КамАЗ. Үз бригадаларын Илшат Әхмәтов, Радик Нигъмәтуллин, Юрий Астраханцев, Айрат Гыйльманов һәм Нияз Сафиуллин кебек тәҗрибәле комбайнчылар җитәкли.
Гектардан уртача уңыш 26,5 центнер тәшкил итә, арпа - 31, сабан бодае - 27 центнер. Шулай ук 2087 гектарда рапс суктыруга да керештек, бүгенге көндә уңыш 15 центнердан аз гына артыграк тәшкил итә, күрсәткечләр яхшырыр дип өметләнәбез.
Әлбәттә, кырларда гына түгел, ындыр табагында да эш гөрли, анда көн саен йөзләгән тонна икмәк кайта. Аларны киптерергә, орлыкка салырга, Казанга һәм Арчага икмәк кабул итү элеваторларына тапшырырга кирәк. Биредә дә эшләр яхшы бара, бу җылы көннәрдә безгә укучылар һәм студентлар бик булыша.
Әле шушы көннәрдә генә 3983 гектарда уҗым культураларын чәчү төгәлләнде, шуның 1410 гектары уҗым арышы, калганы - уҗым бодае. Биредә өч чәчү комплексы эшкә җәлеп ителгән, тракторларда Павел Андриянов, Альберт Мостафин һәм Рушан Гайфуллин эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot