news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кыр эшләре өчен ташламалы кредит бирәләр

Бер заемчыга 1 млрд сумга кадәр, шикәр чөгендере эшкәртү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче оешмаларга 1,5 млрд сумга кадәр кредит рәсмиләштереп була.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара. 2021 елга ташламалы кыска сроклы кредит бирү буенча субсидияләр лимиты 689,6 млн сум тәшкил итә.

Министрлык хәбәр иткәнчә, субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган:

  • кече хуҗалыклар — 138 млн сум.;
  • үсемлекчелек — 278, 1 млн сум.;
  • терлекчелек — 97,9 млн сум.;
  • сөт терлекчелеге — 122,8 млн сум.;
  • продукция эшкәртү — 52,8 млн сум.

2021 елга бер заемчыга кредит бирү лимитының иң чик күләме — 1 млрд сумга кадәр, шикәр чөгендере эшкәртү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче оешмаларга 1,5 млрд сумга кадәр.

Вәкаләтле банкларга 26 апрельгә 13,1 млрд сумга 138 хуҗалык заявка биргән, шул исәптән 64 кече хуҗалык  451,4 млн сумга, шулардан сезонлы кыр эшләренә 6,5 млрд сумга 94 заявка, шул исәптән кече хүуҗалыклардан  429,4 млн сумга 55 заявка.

Россельхозбанк кече һәм урта бизнес өчен 4,8 млрд сумга 61 заявка кабул иткән, шул исәптән кече хуҗалыклардан  308,8 млн сумга  39 заявка, Сбербанк 204,6 млн сумга 20 заявка, шул исәптән кече хуҗалыклардан 70,6 млн сумга 15 заявка, Ак Барс банк 280,6 млн сумга 4 заявка, ВТБ-2 160,0 млн сумга 2 заявка.

Җитештерүчеләр кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны: 88004441670 буенча консультация ала алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100