news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерларына товарларын цифрлы технологияләр буенча сатарга ярдәм итәчәкләр

Республикада «Туган як» социаль проекты эшләнде.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларның азык-төлек продукциясен сатуны цифрлы технологияләр ярдәмендә үстерүне планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фермерлар сатылмаган товарны кире кайтару, зур сәүдә челтәрләренә чыгу авырлыгы, югары өстәмә хак һәм тотрыклы ихтыяҗ булмау кебек проблемалар белән очраша.

Татарстан фермерларына продукцияне сатуда ярдәм итү өчен «Туган як» проекты эшләнгән. Социаль проект зур шәһәрләрнең ваклап сату объектлары катнашында бердәм партнерлык мохите булдыру юлы белән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен сату инфраструктурасын формалаштыруга юнәлдерелгән», — диделәр ведомствода.

Заманча цифрлы мөмкинлекләрне кулланып, онлайн — һәм офлайн кибетләрне, логистик үзәкләрне, кооперативларны, Татарстан Кулланучылар берлеге системасы ресурсларын, агропаркны һәм җирле җитештерүчеләрне бердәм системага берләштерү планлаштырыла, диделәр ведомствода.

Моннан тыш, проектны гамәлгә ашыру шәһәрлеләргә яңа фермер продуктларын йорт яны кибетләрендә дә, интернет аша да арзан бәядән сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100