Чирмешән районының Керкәле авылында аренда йортларына күченә башлаганнар

Биредә барысы 15 йорт-коттедж төзелә.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Керкәле авылының Дуслык урамында төзелүче аренда йортларының берсендә тора да башлаганнар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Монда “Ильхан” җәмгыятендә эшләүче Минсалих Атакаев гаиләсе дә күченде.
 
Биредә барысы 15 йорт-коттедж төзеләчәк, 11се әзер диярлек. Тагын икесенең хуҗалары билгеле. Шушы көннәрдә янә 6 йортны кабул итәргә җыеналар.
 
Әлеге аренда йортларында газ, су, электр, канализация – бар да бар. Күч тә, рәхәтләнеп яшә, диелә хәбәрдә.