РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанга эш сәфәре белән килә

Сәфәр барышында ул “Чаллы-бройлер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эше белән танышачак, Арча районының Сикертән авылында сөтчелек комплексы ачылышында катнашачак
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 10-11 июнь көннәрендә РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанга эш сәфәре белән киләчәк, дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
10 июньдә Россия авыл хуҗалыгы министры Арча районының Сикертән авылында “Ак Барс Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын ачу тантанасында катнаша, биредә һәр сыердан елына 7 мең килограмм сөт савып алырга ниятлиләр.
11 июньдә РФ авыл хуҗалыгы министры “Чаллы-Бройлер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булып, инкубаторларда чебиләр чыгару цехы, сугым һәм кош итен эшкәртү цехларының эше белән танышачак.
Бүгенге көндә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ Татарстанның кошчылык тармагында әйдәп баручы предприятиеләрдән исәпләнә. Аның структур җитештерү бүлекчәләре бройлер кошчылыгының барлык технология чылбыры (инкубатор йомыркалары һәм кошларга җим җитештерүдән алып әзер продукцияне эшкәртү һәм сатуга кадәр) җитештерү куәтләрен берләштерүче вертикаль интеграцияләнгән комплекс хасил итә. Инкубаторның җитештерү куәте елына 24 миллион данә йомырка тәшкил итә. Сугым һәм эшкәртү цехлары сәгатенә 9 мең баш кошка исәпләнгән.
Моннан тыш, А.Гордеев Татарстанның Саба районында “2012 елга кадәр авылны социаль яктан үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак, шулай ук әлеге райондагы берничә терлекчелек объектында, шул исәптән “АгроНуклеус “Саба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 580 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексында булачак.