news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында үле кошлар табылмаган

Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән берлектә, Россельхознадзор вәкилләре уртак рейдлар уздырганнарын әйтте.

Татарстан урманнарында үле кошлар табылмаган
Владимир Васильев

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Биологик ресурслар комитеты вәкилләре урманнарда үле кошлар юкмы дип карап йөриләр. Бүгенгә үле кошлар табылмаган.

«Кыргый кошлар арасында үлеп ятканнары юкмы дип карап йөрибез. Андый очраклар булса, пробалар алып, ветеринария лабораториясенә тикшерүгә җибәрәбез. Урманнарда кошлар үлеме белән бәйле очраклар әлегә юк», — диде Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул аучылык хуҗалыкларында, гомуми ау урыннарында Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән уртак рейдлар уздырганнарын әйтте.

Март азагында күчмә кошлар хәрәкәте көчәер дип фаразлады, шунлыктан уяу булырга киңәш итте. «Биологик сакланыш чаралары югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Россиядә кош гриппына каршы вакцинацияләү рөхсәт ителми», — дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100