news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор: Судка материал җибәрсәк, кош тотучылар хилафлыкларны тизрәк төзәтә

Быел Татарстанда судка 8-9 предприятие буенча материаллар юлланган.

Россельхознадзор: Судка материал җибәрсәк, кош тотучылар хилафлыкларны тизрәк төзәтә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Предприятиеләрнең эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыкканда, кошчылык фабрикалары, предприятиеләр хилафлыкларны, кагыйдә бозуларны тизрәк төзәтә.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов әйтте.

«Судларга тикшерү материалларын җибәрәбез, шул район суды карар чыгара. 206, 208 маддәләр буенча суд оешма эшен 90 тәүлеккә кадәр туктата ала. Әгәр кош гриппыннан саклану буенча таләпләрне үтиләр, хилафлыкларны иртәрәк төзәтәләр икән, иртәрәк мөрәҗәгать итеп, эшчәнлекләрен торгыза алалар. Без карыйбыз да, хилафлыклар төзәтелгәнен судта әйтәбез. Әгәр төзәтелмәсә, 90 тәүлеккә кадәр эшләп бетерергә вакыт бирәләр», — диде.

Евгений Иванов әйтүенчә, фабрика тулысынча ябыла дигән сүз түгел, ул эшли, кошларны ашаталар, ләкин аларны сата алмыйлар, моңа рөхсәт юк. Ул быел судка 8-9 предприятие буенча материаллар җибәрелгәнен әйтте. «Бу, нигездә, фермер хуҗалыклары, КФХ лар. Гадәттә, зур предприятеләрдә кош грииппын кертмәү буенча биологик сакланыш югары дәрәҗәдә», — дип белдерде.

Мисал өчен, ул «Атабай» кошчылык фабрикасы да тикшерелгәнен, хилафлыклар инде төзәтелгәнен искәртте. Шул очракта, оешма янә тулы куәтендә эшли ала. «Элек судка җибәрми идек. Быел бу ысул үзен яхшы яктан күрсәтте: предприятие хокук бозуларны тиз арада төзәтә», — диде белгеч.

Евгений Иванов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 104 нче боерыгында шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына төп таләпләрне искәртте.

  • Кошларны ябык режимда асрау
  • кергәндә дезинфекция барьеры булу
  • кергән-чыккан машиналарны эшкәртү, чистарту, тәгәрмәчләрен юдыру
  • кошлар янына кергәндә, персонал душ кереп, кием алмаштырырлык шартлар тудыру.
  • Фабрика эшчеләренә махсус кием әзерләргә, ул көн саен чистартылырга, дезинфекцияләнергә тиеш.
  • Кошчылык фабрикасы киек кошлар, сукбай хайваннар кермәслек итеп койма белән уратып алынырга тиеш.
  • Терлек, кош азыгы термик эшкәртелергә, рөхсәт белән генә кертелергә тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100