news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр урынбасары: Былтыр рентабельлек күрсәткече үтәлмәү кош итенә бәя төшүгә бәйле

Ришат Хәбипов сүзләренчә, былтыр ике йөз млн сумлык керем алынмый калган.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Рекордлы күләмдә уңыш җыеп алынган һәм бәяләр югары булган елны да авыл хуҗалыгы тармагындагы рентабельлек күрсәткече түбән булган. Нәтиҗәдә 214 млн сумлык табыш алынмады, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Ришат Хәбипов.

«2020 елда рентабельлектән кала, барлык 132 күрсәткеч тиешенчә үтәлде. План буенча ул күрсәткеч 19 процент булырга тиеш иде, чынлыкта 12,8 процент булды. Аның үтәлмәве кош итенә бәя төшү белән бәйле. Шуның нәтиҗәсендә 214 млн сумлык керем алынмады», — диде ул Татарстан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күрсәткечнең түбән булуы сораулар тудыруын әйтте. «Уңыш күп, ашлык, майлы культралар, сөт бәясе әйбәт булды, шулай да күрсәткеч үтәлми кала. Отчетлар әзер булганнан соң анализ үткәрергә кирәк. Уңышлы ел бик сирәк була, ә күрсәткечнең үтәлмәве сораулар тудыра», — ди ул.

Ришат Хәбипов сүзләренчә, узган елда авыл хуҗалыгы оешмалары алган табыш 2019 ел белән чагыштырганда 3,8 млн сумга арткан. Ул 13,2 млн сумны тәшкил иткән.

Хәбипов шулай ук авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт хакының артуын әйтте. Хезмәт хакы 12 процентка арткан һәм 28 170 сумны тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100