news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстан аграрийлары 3,4 млрд сум дәүләт ярдәме алган

Субсидияләр хисабына 87 мең гектардагы әче туфракка известь кертелгән.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә 3,4 млрд сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

«Республика программалары һәм бергә финанслана торган маддәләр буенча тигез өлештә 1,7 млрд сум бирелде», — дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары сүзләренчә, субсидия хисабына 87 мең гектар әче туфракка известь кертелгән, гидромелиоратив, агролесомелиоратив һәм культуротехник эшләр башкарылган.

«2020 елда планлаштырылган биш эремә үзәге урынына 107 шундый үзәк төзелде, 74 гектар җиргә күпьеллык үсентеләр кертелде һәм экспорт юнәлешенә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен 1,221 мең гектар мәйдан файдалануга тапшырылды», — дип сөйләде ул.

Хәбипов сүзләренчә, 552 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән. Ул мәйданның 17 проценты дәүләт ярдәме белән иминиятләштерелгән.

Ул шулай ел башына булган күрсәткечләр буенча бөртекле, кузаклы, майлы һәм азык культураларының 2 млн 758 мең гектар мәйданны алып торуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100