news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел бәйге һәм грантларга 970 млн сум акча тоткан

Дәүләт авыл хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләр өчен конкурслар үткәрә, грантлар тапшыра, аграр белгечлек алучы студентларга стипендияләр түли.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан быел конкурслар, грантларга 970 миллион сум акча тотылган. Бу хакта агросәнәгать өлкәсендә оештырылган «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов әйтте.

“Министрлык ел дәвамында грант чаралары да үткәрә. Мәсәлән, “Эшен башлаучы фермер”, “Гаилә фермеры” конкурслары. Быел бу максатларга 970 миллион сум акча тоттык. Бу шактый сизелерлек саннар. Бүгенге көндә уку йортын тәмамлап, авылга кайтырга теләүчеләргә үз эшен тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, - диде ул.

Марсель Мәхмүтов сүзләренчә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төп бурычларның берсе - яшь кадрларга ярдәм күрсәтү, аларны эшкә урнаштыру. “2019 елда 67 белгеч укуларын тәмамлап, авылларына кайтачак. Аларга югары уку йорты яки урта белгечлек алу учреждениесен бетерүләренә карап, 150-300 мең күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Яшь белгечләргә бер ел дәвамында ай саен 7,5 мең сум күләмендә акча түләячәкбез”, - диде ул.

Максатчан укыту килешүләре буенча бүгенге көндә 112 студент авыл хуҗалыгы өлкәсендә белем ала. “Аларга ай саен 10 мең күләмендә стипендия түләнә. Шуның 50 процентын Авыл хуҗалыгы министрлыгы компенсацияли. Ел саен бу максатларга 10 миллион сум акча бүленә. Мондый төр ярдәм өчен ел саен якынча 70 миллион сум акча бүленә”, - диде Мәхмүтов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot