Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Авыл тормышы иң югары стандартларга туры килергә тиеш
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл үсешенә аерым игътибар бирелә. Биредә татарстанлыларның дүрттән бер өлеше яши. Авыл тормышы иң югары стандартларга туры килергә тиеш. Бу мөһим бурычларның берсе. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада әйтте.
Президент искәрткәнчә, быел һава шартлары катлаулы булды. Температура һәм явым-төшемнәр буенча 2010 елга якын иде, корылык аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.
«Дым саклаучы һәм прогрессив технологияләрне системалы рәвештә кертү корылыкны азрак югалтулар белән кичерергә мөмкинлек бирде. 2,4 млн. тонна ашлык җыелган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга диярлек күбрәк, 1 млн.тонна шикәр чөгендере, 1 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә, 300 мең тонна май орлыгы», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика уңышына Чистай, Алексеевск, Арча районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре аеруча зур өлеш кертте. Бу нәтиҗәләргә коллективлар – комбайнчылар, механизаторлар, агрономнар, инженерлар һәм җитәкчеләр тырыш хезмәтләре белән иреште. Яңа технологияләр куллану һәм команда эше авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары уңышка ирешергә мөмкинлек бирде.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, авыл халкы тормышы иң заманча стандартларга җавап бирергә тиеш.
«Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда мондый программалар - 44. Халык өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Шәһәр халкы исеменнән авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уздырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм", - диде Татарстан Президенты.
Аеруча тырыш хезмәт куючыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз