Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл ипотекасы алучылар саны буенча Биектау районы алдынгы урында тора
Республикада авыл ипотекасы программасы буенча 1 меңнән артык кредит бирелгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Россельхозбанк» ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча октябрь башына 1 014 кредит биргән. Аларның гомуми суммасы 2 млрд 240 млн сум тәшкил итә. Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча лидер булып Биектау районы тора. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Биектау районында авыл ипотекасы буенча 99 килешү теркәлгән. Арча районында алучылар күп, анда — 63. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында — 50шәр, Лаеш районында 45 килешү теркәлгән.
Программа буенча авыл территориясендә әзер торак сатып алырга яки яңа торак төзергә теләгән кешеләр өчен еллык 3 процентка кадәрге ставка буенча кредит бирүнең моңарчы булмаган шартлары күздә тотыла. Кредитны беренчеләрдән булып «Россельхозбанк» бирә башлады. Бүгенге көндә программада катнашучы кредит оешмалары исемлегенә 9 банк керә.
Еллык 3 процентлы ставка белән ташламалы авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 миллионга кадәр күләмдә каралган, шул ук вакытта беренче кертем 10 проценттан башлана. Программаның мөһим шарты: сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә урнашырга тиеш.
Авыл ипотекасын алу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8 8004441670 телефоны буенча консультация алырга мөмкин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз