news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары авыл хуҗалыгы буенча бөтенроссия бәйгесендә лауреат булды

Бәйгедә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәлешләре буенча чыгышлар тәкъдим ителде.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды. Лаеш районыннан Алмаз Сәхәбиев һәм Аделина Сабирова, Спас районыннан Захар Ильичев лауреат булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгедә авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне һәм роботлаштыруны гамәлгә кертү, пилотсыз очкычларны, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде.

Алмаз Сәхәбиев «АгроКоптерлар» хакында чыгыш ясады, ул авыл хуҗалыгындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен пилотсыз очкыч, Захар Ильичев «АгроКоптерлар» юнәлеше буенча квадрокоптер эшен күрсәтте. Аделина Сабирова «АгроРоботлар» темасына чыгыш ясады.

Бәйге Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узды. Конкурс республиканың түбәндәге 14 районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас һәм Чистай балалары катнашты.. Республика авылларында гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 20 укучы алдынгы булды.

Ике көн буена укучылар уку-демонстрацион мәйданчыкларда, компьютер классларында һәм университет лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш алып бардылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100