news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ашлыкның тулаем җыемы буенча 12 ел элек куелган рекордны узып китте

Республикада 5,4 миллион тонна ашлык суктырылды.

Татарстан ашлыкның тулаем җыемы буенча 12 ел элек куелган рекордны узып китте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан бөртеклеләрнең тулаем җыемы буенча 12 ел элек куелган рекордны узып китте. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быелгы елга килгәндә, 5,4 миллион тонна ашлык суктырылды. Күргәнебезчә, бу соңгы 12 елдагы рекордлы күрсәткеч. Бу – яхшы нәтиҗә», - дип хәбәр итте спикер.

Республикада 2 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә үстерелгән.

Бу якшәмбедә Россиядә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге вакыйгага багышланган бәйрәм бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза, анда Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырачак.

Элегрәк республиканың Буа, Арча һәм Тәтеш районнарының (һәркайсы 200 мең тоннадан артык) иң күп ашлык җыеп алуы билгеле булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100