news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Быел Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 1,5 тапкырга артты

Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәренә республика бүләкләре тапшырды һәм киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Миңнеханов: Быел Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 1,5 тапкырга артты
tatarstan.ru

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә уңышка ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләде һәм киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тантана «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабы турында фильм күрсәтүдән башланды. Әсәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бер гасырлык юбилеена багышланган. Әсәрнең бер героинясы — Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова китапның бер нөсхәсен Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

Соңыннан Татарстан Президенты бәйрәмгә килгән бар кешене дә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Хәзерге вакытта республика — авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Ул авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме буенча алдынгылар бишлегенә керә. «Илдәге авыл хуҗалыгы җирләренең 2,4 процентын биләп, республика тулай продукциянең 4,2 процентын җитештерә», — диде Президент.

«Республика Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы позицияне ышанычлы саклый. Агымдагы елда якынча 1,9 млн тонна сөт җитештереләчәк. Киләсе елда бу күләмне 2 миллионга җиткерергә кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Шулай ук ул Татарстанның актив үсештә булган агросәнәгать комплексы нәтиҗәләрен дә атады. Терлекчелек объектлары, элеваторлар, ындыр табаклары, теплица комплекслары төзү һәм модернизацияләү алып барыла. 2020 елда әлеге проектларга тотылачак инвестицияләр күләме якынча 15 млрд сумны тәшкил итәчәк, диде Миңнеханов.

2020 елның 9 аенда авыл хуҗалыгы продукцияләрен экспортлау узган елгы күрсәткечләр (200 млн доллардан артык) белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан. Татарстанда җитештерелгән продукция 70 илгә чыгарыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100