news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның мал табиблары терлекләрнең тоякларын дөрес итеп дәваларга өйрәнде

Өч көнлек укулар һәр районда үткәреләчәк.

Кукмараның мал табиблары терлекләрнең тоякларын дөрес итеп дәваларга өйрәнде
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмарада өч көн рәттән, 6-8 октябрь көннәрендә, терлекләрнең тоякларын тәрбияләү буенча өйрәнүләр узды. Әлеге чараны ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе Чувашстан белгечләре белән берлектә оештырган.

Иң элек, Кукмараның мал табиблары мөгезле эре терлекләрнең аяк авырулары, аларның сәбәпләре, кисәтү турында мәгълүмат алган. Теория өлешендә, шулай ук, тоякларны ничек дөрес карау, тәрбияләү турында аңлатылган.

«Өйрәнүләрдә барлыгы унике хуҗалыктан өчәр белгеч катнашты. Үзем дә тагы да күбрәк белем тупларга теләдем», — диде Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.

Аның сүзләренчә, тоякларны дөрес итеп чистарту, кисү мәсьәләсенең мөһимлеген күздә тотып, Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов инициативасы белән өч көнлек укулар һәр районда үткәреләчәк.

Башта Чувашстан белгечләре тоякларны дәвалауны алдан әзерләп килгән сыер аякларында гына күрсәткән булса, кичә «Уңыш» хуҗалыгында махсус станокта авыру аяклы сыерларның тоякларын дәвалап күрсәттеләр.

«Иң авыр хезмәтнең берсе. Бик күп проблемалар бар, белгеч белеп бетермичә, хата да җибәрергә мөмкин. Аяк системасы дөрес эшләми икән, продукциягә дә тискәре йогынтысы була. Бу бик кирәкле программа. Мин моны күптән көткән идем инде», — диде Рифат Кәримуллин. Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында репортаж чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot