Баулы авыл хезмәтчәннәрен зурладылар

Тармак алдынгыларын республика президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

(Баулы, 8 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гимазова). 15 кешедән торган Баулы делегациясе Казан шәһәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада катнашты, дип яза җирле басма.

Тармак алдынгыларын республика президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Бәйрәмгә комбайнчылар Алексей Вотчинников (“Хаҗиев” КФХ), Артём Можгин (“Николашкино” ЧҖҖ), савымчылар Наталья Алатырева (“Миңнуллин” КФХ), Гөлсем Юлдашева (“Берлек” ЧҖҖ) кебек авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары барды.