Татарстан умартачылары “Алтын көз” ХI агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

“Алтын көз” 9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итә
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР умартачылары 9–12 октябрьдә Мәскәүдә узачак “Алтын көз” ХI агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Умартачылык идарәсе” Дәүләт автоном учреждениесенең генераль директоры Рәшит Нәбиуллин хәбәр итте.
ТР умартачылары күргәзмә павильоннарының берсендә Татарстан экспозициясен үз продукцияләре белән тулыландырачак.
Р.Нәбуллин сүзләренчә, Умартачылык идарәсе” Дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре өчен иң мөһиме - күргәзмә вакытында эшлекле партнерлар даирәсен киңәйтү. Узган ел “Алтын көз” күргәзмәсендә бал кортлары һәм умартачылык продукциясен сату буенча килешүләр төзелгән иде. Быел да зур уңышларга ирешербез, дип ышана Р.Нәбуллин.