news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Менделеевск районы сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да уңышлы эшли

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасына сайлаулар һәм Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Менделеевски районы халкының вакыйгаларның мөһимлеген аңлавына һәм аларның актив катнашуына ышануын белдерде.

Мөхәммәтшин: Менделеевск районы сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да уңышлы эшли
Дарья Сәйфиева

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстанның Менделеевск муниципаль районы сәнәгать өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгында да уңышлы үсеш ала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, муниципалитетның күп кенә производстволары бүгенге көнгә модернизацияләнгән, ә районда уртача хезмәт хакы республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

«Менделеевск районы — Президент программаларын гамәлгә ашыру буенча алдынгылар рәтендә, шуның нәтиҗәсендә һәр муниципалитет территориясе үзгәрә», — дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе белән очрашуга килгән район кешеләре шулай ук президент инициативаларын хуплауларын белдерде.

Чара Менделеевск шәһәренең Мәдәният сараенда узды. Анда шулай ук район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның авыл хуҗалыгы секторы эше турында сөйләгәндә, җәйге корылыктан зыян күргән аграрийларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә һәм терлекчелек фермаларын азык белән тәэмин итәргә кирәклеген әйтте.

«Фермерлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәлдәге барлык программалар киләсе елда да дәвам итәчәк», — дип ышандырды Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасына сайлаулар һәм Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Менделеевск районы халкының вакыйгаларның мөһимлеген аңлавына һәм аларның актив катнашуына ышануын белдерде.

«Шәһәр һәм район халкы бу вакыйгаларның мөһимлеген аңлый, һәм Менделеевскида яшәүчеләр, һәрвакыттагыча, гражданлык активлыгын күрсәтәчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100