news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры урынбасары Аксубай районының эшлекле микроклиматы белән танышты

Министр урынбасары игътибарны продукция сыйфаты, предприятиене кадрлар белән тәэмин итү һәм продукцияне сату мәсьәләләренә юнәлтте.

Икътисад министры урынбасары Аксубай районының эшлекле микроклиматы белән танышты
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Бүген Аксубай районына эш сәфәре белән Татарстан икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев килде. Район эшләре белән танышу Яңа Ибрай авылында Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгына барудан башланды.

Икътисад министрлыгы вәкиле 150 баш сыерга роботлаштырылган югары технологияле ферма бинасын карады, фермердан җитештерү, кадрлар мәсьәләләре белән кызыксынды.

Равил Сираҗиев шулай ук «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөт комплексында да булды. 2021 елның сентябрь аена сөт комплексында 3000 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 1357се савым сыеры, 1000нән артык тана. Алар таналар үстерү буенча узган елның ноябрь аенда файдалануга тапшырылган махсус мәйданчыкта асрала. Узган ел белән чагыштырганда, комплекста савым сизелерлек арткан.

Аксубайда Равил Сираҗиев район башлыгы Камил Гилманов озатуында яр буенда булды. Район җитәкчесе кунакка «Җәмәгать киңлекләре» программасы буенча өченче чираттагы сквер төзелеше турында сөйләде, бүгенге көндә бу территория аксубайлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе булуын билгеләп үтте.

Делегация «Вамин Татарстан» җитештерү берләшмәсендә булды, биредә җитештерелә торган продукцияне — төрле төрдәге сырларны һәм атланмайны татып карады. Предприятие директоры Илшат Фәйзрахманов озатуында сыр һәм май җитештерелә торган цехларда булды.

Җитештерелгән продукция күләме елдан-ел арта бара. Узган ел биредә 1496 тонна май, 1336 тонна сыр, аннан алдагы елда 1273 тонна май һәм 1292 тонна сыр җитештерелгән. Агымдагы елның 6 аенда бу күрсәткечләр 727 һәм 762 тонна тәшкил иткән. Министр урынбасары игътибарны продукция сыйфаты, предприятиене кадрлар белән тәэмин итү һәм продукцияне сату мәсьәләләренә юнәлтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100