news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында «Ат көне»нә багышланган спорт ярышлары була

Яңа Кырлай авылында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс һәм башкалар булачак.

Арча районында «Ат көне»нә багышланган спорт ярышлары була
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге — традиция буенча, 100-120 км араны уза торган татар токымлы атлар чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, тимер кою буенча мастер-класс, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар ризык һәм концерт программасы оештырылачак.

Атларны яратучыларны, ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз. Гаризалар 16 сентябрьгә кадәр электрон адреска кабул ителә: fkksrt@bk.ru, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100