Чүпрәледә малларны уңышлы кышлату өчен шартлы бер баш терлеккә уртача 33 центнер азык кирәк

Бүген әлеге күрсәткеч 9 центнер гына

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Чүпрәле муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар нигезендә, район буенча 6550 тонна печән (бу барлык ихтыяҗның 85 процентын тәшкил итә), 20000 тонна сенаж (50 процент) әзерләнгән. Малларны уңышлы кышлату өчен шартлы бер баш терлеккә уртача 33 центнер азык әзерләргә кирәк. Әлеге сан район буенча уртача 9 центнерны тәшкил итә.
Шартлы бер баш терлеккә “Цильна” җәмгыятендә 12,5 центнер (моңа өстәп әле үткән елдан калган 13,5 центнер азык берәмлеге дә бар), “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 9,5 центнер азык әзерләнгән. Ә менә кайбер хуҗалыкларга терлек азыгын әзерләү темпын арттыру таләп ителә (шартлы бер баш терлеккә КФХ “Низамов”та – 5,7, КФХ “Хафизов”та 3,7 центнер гына азык әзерләнгән). Оешмалар, мәктәпләр, авыл җирлекләре хезмәткәрләре ярдәмнәре белән район буенча 210 тонна яфраказык һәм дару үләннәре әзерләнгән, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.