М.Әхмәтов: “Уртак көч белән Татарстанның авыл хуҗалыгын саклап кала алырбыз дип өметләнәм”

Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы утырышында республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә корылыкка каршы алып барылган эшчәнлек турында хисап тотты
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы утырышында республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә корылыкка каршы алып барылган эшчәнлек турында хисап тотты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада инде икенче елын корылык хөкем сөрә. Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бигрәк тә авыр ел булды, диде ул.
“Бик эссе һава торышы хакимлек итә. Синоптиклар өметләнергә юл калдырмый”, - диде министр, Татарстан авыл хуҗалыгының 10 ел дәвамында гел үсеш кичерүен, быелгы хәлләрнең икътисадка нык “сугу”ын хәбәр итеп.
Министр фаразлавынча, быел нибары 1 млн. тонна гына уңыш җыеп алу мөмкинлеге бар. Ә чәчүлекләргә килгән зыян 2 млрд.сумнан артып китә.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта 2011 елда чәчү өчен орлык әзерләү, эре мөгезле терлекнең баш санын саклап калу бурычы тора. “Быел хәтта салам да бик кыйммәтле азык булачак”, - дип белдерде ул.
Билгеле булганча, Татарстанда гадәттән тыш хәл кертелде. Корылык нәтиҗәләрен киметү буенча республика штабы эшли. Бүгенге көндә комиссия корылык аркасында килгән зыянны исәпли һәм РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тиешле документлар әзерләү белән шөгыльләнә. Штаб тарафыннан алга таба эшчәнлек планы төзелгән.
“Татарстан халкын икмәк белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак”, - диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, икмәк запаслары киләсе елга кадәр җитәчәк.
“Бүгенге вәзгыятькә карата битарафлар юк. Уртак көч белән без Татарстанның авыл хуҗалыгын саклап кала алырбыз дип өметләнәм”, - дип сүзен йомгаклады М.Әхмәтов.