news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бал кортларына зыян килмәсен өчен басуларны агулар алдыннан ватсап аша хәбәр ителәчәк

Мессенджерда оештырылган чатка авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар кертелгән.

Бал кортларына зыян килмәсен өчен басуларны агулар алдыннан ватсап аша хәбәр ителәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре басу-кырларны эшкәрткәндә умарталарга зыян китермәү өчен чаралар күрәчәк. Кырларны эшкәртүгә әзерләнү турында Ватсап челтәре буенча алдан хәбәр бирелергә тиеш. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ватсап төркеме барлык районнарда оештырылган, аның составына авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар керде. Иминлек таләпләре бозылган очракта, административ җаваплылык каралган.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.

Аграрчылар тарафыннан кырларны пестицидлар белән эшкәртү буенча таләпләр һәм регламентлар үтәлгәндә, кешеләрнең иминлеге һәм умарталарның сакланышы тәэмин ителәчәк, дип ышаныч белдерде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100