news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта савымчылар ярышты

Җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләп, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Актанышта савымчылар ярышты
aktanysh-rt.ru
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта үткән савымчылар бәйгесендә абсолют җиңүче титулына “Чишмә” хуҗалыгыннан Ландыш Вәлиева лаек булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
35 яшьтән өлкәнрәк савымчылар арасында беренче урынга “Башак” хуҗалыгыннан Альбина Муллахмәтова чыкты, икенче урынны “Чишмә” агрофирмасыннан Илгизәр Сәлимгәрәев яулады, өченче урында – “Нур” хуҗалыгыннан Гөлсинә Хөсәенова. 
 
35 яшькә кадәр савымчылар арасында беренче урынга “Чишмә” агрофирмасыннан Алия Галиева лаек булды. Икенчелек “Башак”тан Гүзәл Әхмәтовада, җиңүчеләр өчлеген “Нур” хуҗалыгыннан Алинә Булатова йомгаклады. 
 
Шулай ук җиңүчеләрне лаборантлар, зоотехниклар, технологлар арасында да билгеләделәр. 
 
Ветеринар табиблар арасында җиңүче булып “Тамыр” хуҗалыгыннан Әлфәрит Харисов танылды. Икенче урынга “Саф” хуҗалыгыннан Гөлнар Зарипова лаек булды. Өченче урын “Башак”тан Лилия Гыйльфановага бирелде.
 
Җиңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Аларга Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре, акчалата премияләр тапшырылды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot