news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күпчелек аграрийлары май уртаcына чәчү эшләрен төгәлләячәк

Нурлат, Зәй, Тәтеш, Аксубай, Ютазы районнарында чәчүнең 80 проценттан артык өлеше башкарылган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстанда күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары май уртасына чәчү эшләрен төгәлләячәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында шимбә киңәшмәсендә сөйләде.

Докладчы сүзләренчә, шушы көннәрдә чәчү кампаниясе экваторны узды. Эшләр 920 мең га (планнан 52 процент) мәйданда башкарылган. Шуның бөртекле сабан культуралары 682 мең га, майлы культуралар 100 мең га, шикәр чөгендере 42 мең га мәйданны били.

Нурлат, Зәй, Тәтеш, Аксубай, Ютазы районнарында чәчүнең 80 проценттан артык өлеше башкарылган. Якын көннәрдә алар эшләрне тулысынча тәмамлаячак. Шулай ук Минзәлә һәм Азнакай районнары да чәчүлек мәйданнарында 70 процент эшне төгәлләгән. Әлегә төньяк районнарда башкарылган эшләрнең күләме чагыштырмача түбән булуы аларның географик урнашуына бәйле, әмма якын көннәрдә алар шулай ук максималь җитештерүчәнлеккә чыгачак.

Гомумән алганда, республика аграрийларының техник потенциалы бер тәүлектә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә, ягъни планнан 5 проценттан артык.

Шулай ук уҗым культураларының торышына кабат ревизия ясалды. Бүгенгә 10 проценттан бераз гына күбрәк мәйданда чәчү эшләрен яңадан башкарырга кирәк. Уҗымнар технологияләр бозылу, чәчү срокларын үтәмәү һәм сыйфатсыз саклау системасы аркасында үлгән.

Министр аграрийларны пар кырларының торышын күзәтергә өндәде. Әлегә 33 мең га (10 процент) сидерат чәчелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100