news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста язгы чәчү алдынгылары премия белән бүләкләнде

Чәчү эшләре ике сменада башкарыла.

Апаста язгы чәчү алдынгылары премия белән бүләкләнде
http://apastovo.ru/news/җәmgyiyat/apasta-yazgy-chch-aldyngylary-premiya-beln-blklnde

(Апас, 8 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин барлык хуҗалыкларда чәчү алдынгыларына Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә район басу-кырларында эшнең иң кызган мәле. Механизаторлар көнне-төнгә ялгап хезмәт итә. Чәчү эшләре ике сменада башкарыла. Кырга килеп кайнар аш белән сыйлыйлар.

Район башлыгы басу-кырларда эшләүче механизаторларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерде.

«Бүгенге көндә сезнең җилкәгә ел буена җитәрлек икмәк игү бурычы йөкләнгән. Сез әлеге эшне бик төгәл һәм җаваплылык тоеп башкарасыз. Сезгә беренче чиратта сәламәтлек, гаилә тигезлеге, имин, мул тормыш телим. Үзегезне һәм гаиләләрегезне саклагыз. Хезмәтегезне бәяләп олы рәхмәтемне җиткерәм», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot