news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы кооперативларына грант бирү өчен бәйге игълан ителде

Бер кооперативка 70 миллион сумга кадәр ярдәм бирү мөмкинлеге каралган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы — 70 млн сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау объектларын, махсуслаштырылган транспорт һ.б.ларны сатып алу, төзү яисә аларны модернизацияләү өчен кулланырга мөмкин.

Заявкалар һәм документлар ябык конвертта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2020 елның 8 апреленнән 7 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт. Консультацияләр өчен телефон: (84-32) 21-76-88 (өстәмә: 8841, 8842).

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм сылтамадан да файдаланырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100