Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскида күп балалы ана кошчылык белән шөгыльләнә башлаган
Фермер 2020 елда кулланучыларга үстерелгән 20 мең чеби сатып, үзенең бизнес-планын гамәлгә ашыра.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Лениногорск районында яшәүче Елена Лиорек 2019 елда «Агростартап» дәүләт программасы буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җиңүче булып, 3 миллион сум грант алган. Фермер 2020 елда кулланучыларга үстерелгән 20 мең чеби сатып, үзенең бизнес-планын гамәлгә ашыра.
Аларның кошчылык фермасы Бөгелмә районында Петровка авылы янында урнашкан. Моңа кадәр биредә ташландык сыер абзарлары булган. Шуларның өчесен ирле-хатынлы Лиореклар сатып алган. Хәзер алар ике-өч көнлек чеби сатып алалар, аларны бер айга кадәр үстерәләр һәм халыкка саталар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Грант акчасына, үз акчаларыбызны да өстәп, заманча җайланмалар сатып алдык. Катнаш азыкны сатып алабыз, ышанычлы тәэмин итүчеләр белән генә эш итәргә тырышабыз», — дип сөйли Елена Сергеевна.
«Без, бизнес-план төзегәндә, гамәлдәге бәяләргә исәп тоттык, ә хәзер барысына да диярлек — электр энергиясенә дә, запас частьләргә, азыкка, чебиләргә дә бәяләр артты. Әмма артка юл юк, булганнан чыгып эш итәргә туры килә, акчаны да янга калдырырга өйрәнәсең», — дип сөйләде Елена.
Елена Лиорек — күп балалы әни, аның өч баласы бар, кече баласына — 6 ай. Эшмәкәрләр Лениногорскида яшиләр, фермага кадәр — 45 км. Елена гомер буе кием-салым саткан. Һәм менә грант ярдәмендә ул үз тормышын тамырдан үзгәрткән.
Алар тагын бер ферма сатып алып ремонтларга, кош-кортларның баш санын ике тапкыр арттырырга һәм чалу цехы төзергә, бөтен Татарстанны бройлерлар белән генә түгел, ит белән дә тәэмин итәргә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз