Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта узган семинар бозауларны чиплаштыруга багышланды
Бердәм терлекләрне идентификацияләү системасына әлегә бозаулар турындагы мәгълүматны гына кертәләр.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Узган елдан башлап Татарстанда мөгезле эре терлекне идентификацияләү кампаниясе башланды. Әлегә бозауларны гына чиплаштыралар, процедура бозау тугач та тәүлек дәвамында башкарыла. Мамадыш районында бу эшне Павлов крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәм Дүсмәт авылында башладылар.
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы үрнәгендә район ветеринарлары өчен практик семинар үткәрелде. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.
«Һәр терлекнең үз паспорты булачак. Терлек турында туганнан алып чалганга кадәр мәгълүмат кертеләчәк. Бу мәгълүмат вакцинация, прививка, яше, физиологик хәле турында булачак», — диде «РИВЦ» АҖ директоры Данис Сәйфетдинов.
15 фермер бу эшне башлау өчен инструментлар алган. Биркаларны һәм чипларны бозауларның колагына беркетәчәкләр. Аннары бөтен мәгълүмат махсус программага кертеләчәк. Смартфон өчен кушымтаны кулланып чиптан QR-кодны күчереп алып, терлек турында мәгълүматны белергә мөмкин.
Хәзерге вакытта Мамадыш районында 30 меңнән артык мөгезле эре терлек бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз