news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиесе эшенә яхшы бәя бирде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булды.

Марат Җәббаров Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиесе эшенә яхшы бәя бирде
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 7 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булды.

«Ильяс Сөләйманов үз эшчәнлеген кечкенә фермадан башлаган иде. Аңа башта — 300, аннары 500 гектар җир бүлеп бирелде. Әлеге ферма программага 2011 елда кертелде. Ильяс әлеге ферманы дәүләттән 20 миллион сумлык грант алып, 30 миллион сум үз акчасын кертеп төзеде. Безнең районда программаларда катнашырга дәгъва кылучы тагын 16 кеше бар», — диде район башлыгы Камил Гилманов.

Авыл хуҗалыгы министры күргәннәреннән канәгать калды. Моннан берничә ай элек кенә ул фермерда булып, роботлаштырылган ферма төзү планнары белән уртаклашкан иде.

Марат Җәббаров заманча ферманың ничек оештырылуын карады, саву роботларының эшен бәяләде. Министрлык вәкиле шулай ук «Аксу Агро» ҖЧҖ машина-трактор паркы территориясендә, техника ремонты барышы белән танышты, Аксубай универсаль технологияләр техникумында булды.

Шул ук көнне бөртекле культураларны урып-җыюда иң яхшы күрсәткечләр өчен «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчы» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«МОЛКО» ҖЧҖнең «Түбән Савруш» бүлекчәсендәМарат Җәббаровка һәм Камил Гилмановка малларны ничек тотуны да, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру өчен кулланыла торган яңа технологияләрне дә күрсәттеләр.

«Чистай» холдинг компаниясе генераль директоры Гомәр Закиров сүзләренчә, монда цифрлаштыру кертелгән — терлекләрнең баш санын исәпкә алу «Селэкс» программасы буенча алып барыла, барлык фермалар да интернетка тоташтырылган, кешеләр Zoom аша аралашалар. Барлык азыклар да шулай ук махсус лаборатория тикшерүе уза. Территориядә булачак корпуслар өчен мәйданчыкларны реконструкцияләү, бетон салу эшләре алып барыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы да, район җитәкчесе дә авыл хуҗалыгы предприятиесе эшенә яхшы бәя бирделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100