news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов үзмәшгуль сатучыларга банк картасы белән түләү мәсьәләсен күтәрәчәк

Татарстан Президенты «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Миңнеханов үзмәшгуль  сатучыларга банк картасы белән түләү мәсьәләсен күтәрәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрлек советына үзмәшгуль кешеләргә товар өчен банк картасы буенча түләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген „Казан“ агросәнәгать паркында үзмәшгуль кешеләр Татарстан Президентыннан банк картасы белән түләүне җайларга ярдәм итүен сорады. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советына фикер алышуга тәкъдим итәргә вәгъдә итте», — дип сөйләде Лилия Галимова.

Республика җитәкчесе бүген «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Рөстәм Миңнеханов сәүдә мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты һәм фермерлар белән аралашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100