Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районына Даниядән сыерлар кайтартылды
Алар көненә 30-40 литр сөт бирә, сөтләре аксым, май һәм кальцийга бай булуы белән аерылып тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Орсис-Агро» хуҗалыгына Даниядән джерси токымлы сыерлар кайтартылды. Декабрь аенда бозауларга тиешле 130 баш сыер әлеге вакытта ветеринария таләпләре буенча карантинда. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Джерси — чагыштырмача кечкенә токым, бу сыерларның биеклеге — 1,2 метр, авырлыгы 400 кг тирәсе. Алар көненә 30 — 40 литр сөт бирә, сөтләре аксым, май (6 проценттан артык) һәм кальцийга бай булуы белән аерылып тора. Һәрчак яңалыкка омтылучы терлекчеләребезгә уңышлар, куелган максатларының тормышка ашуын телим», — дип яза инстаграмдагы битендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз