news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның җиде районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде

Республиканың 13 районында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.

Татарстанның җиде районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш һәм Чистай районнарында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Биектау, Түбән Кама, Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас һәм Теләче районнарында да урып-җыю эшләре тәмамлану алдында.

Бөртеклеләрдән иң югары уңыш Зәй районында теркәлгән. «Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару нәтиҗәсендә һәр гектардан 48,6 центнер ашлык җыеп алынды. Районда ашлыкның тулаем җыемы 181,4 мең тонна тәшкил итте», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, республика аграрийлары шикәр чөгендере алырга кереште. Бүгенге көндә татлы тамыр 6 мең гектардан артык мәйданда алынган, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Тулаем алганда республикада 243,9 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уңыш гектарыннан 405,9 центнер тәшкил итә.

Муниципалитетларда башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, 502 мең гектар мәйданда (планның 91 проценты) көзге культуралар чәчелгән.

Быел Татарстанда Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны беренчеләрдән булып төгәлләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100