Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада терлекләр санын арттырган һәм киметкән районнар билгеле
Кичә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы сигез айлык эшенә йомгак ясадылар.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы сигез айлык эшенә йомгак ясауда Республикада терлекләр санын арттырган һәм китметкән районнарны атадылар. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада терлекләр санын арттырган районнар - Әтнә, Актаныш, Саба, Кукмара, Балтач, Яңа Чишмә, Әлмәт, Чүпрәле, Лениногорск һәм Әлки районнары.
Республикада терлекләр санын киметкән районнар - Мөслим, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Зәй, Ютазы, Бөгелмә, Питрәч һәм Биектау районнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз