Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшәүче гаилә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән мини-ферма төзегән
Киләчәктә фермерлар электр көтүчесе сатып алу һәм терлекләр өчен азык кухнясы төзү турында планлаштыра, диелә әлеге хәбәрдә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чирмешән районының Тукай бистәсендә яшәүче Нурмөхәммәтовлар гаиләсе 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия алган. Бу турында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу акчага алар терлекләр өчен бина төзегәннәр, аннары ике баш тана һәм ике тай сатып алганнар.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 16 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның җидесе — савым сыерлары. Сарайда тайлар өчен дә, бозаулар өчен дә урын җитәрлек.
Фермерлар печән һәм фураж өчен үләннәрне үзләре үстерәләр. Быел алар 10 гектарда люцерна һәм катнаш азык чәчкәннәр. Узган кышта сыерлар өчен 70 зур түк, 480 кечкенә — 20шәр килограммлы печән түге тотылган, бер КамАЗ — фураж, ике КамАЗ чөгендер түбе (жом) ашатылган.
«Катнаш азыктан көнгә сигезәр чиләк фураж пешерәбез, кышын җылы су эчерәбез», — дип сөйли Сәгыйть Нурмөхәммәтов.
Киләчәктә фермерлар электр көтүчесе сатып алу һәм терлекләр өчен азык кухнясы төзү турында планлаштыра, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз