ТР Спас районы аграрийлары уңыш җыеп алуга җаваплы карый

Корылык шартларында соңгы бөртеккә кадәр җыеп алу зарур

  (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). ТР Спас районы аграрийлары уңыш җыеп алуга җаваплы карый. Корылык шартларында соңгы бөртеккә кадәр җыеп алу зарур.
Танкеевка авылында Равил Бакировның крестьян-фермерлык хуҗалыгында урак өсте чорына җаваплылык белән карыйлар.
Быел бу хуҗалыкта бөртекле культуралар 1 мең гектар чамасы мәйданны били. Корылык нәтиҗәсендә зур уңышка өмет итеп булмый. Механизаторларның бурычы югалтуларсыз булган уңышны җыеп алу.
Крестьян-фермерлык хуҗалыгында 250 гектар били торган көзге бодайга зур өмет баглыйлар, ул корылыктан зыян күрмәгән диярлек.