Әлкинең Әхмәт авылында авыл бәйрәмен үткәрергә җыеналар

Ул 10 июль көнне Чирмешән елгасы буенда үтәр дип көтелә
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 10 июль көнне Әлки районының Әхмәт авылында авыл бәйрәме була. Бу хакта “Әлки хәбәрләре” яза.
Бәйрәм ямьле Чирмешән елгасы буенда узачак. Ул сәгать 10 да башлана. Бәйрәмдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы, татарча көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу һәм башка сабантуй уеннары оештырылачак.