news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында яшәүче фермер балык үрчетүгә грант откан

«Крестьян (фермерлык) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалган.

(Баулы, 7 июнь, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы районы Кызылъяр авылындә яшәүче Аркадий Манукян балык үрчетү өчен грант откан. Конкурста ул елына кимендә 150 тонна балык үрчетү буенча ферма төзү проекты белән катнашкан. Бу хакта район басмасы яза.

Татарстанның 17 муниципаль районыннан конкурска кертелгән 50 крестьян (фермерлык) хуҗалыгының 25е грантка лаек дип табылган һәм алар якын арада гаилә фермаларын үстерү буенча проектларын гамәлгә ашыруга керешәчәк. Җиңүчеләр 3,6 миллион сумнан 28,1 миллион сумга кадәр акчалата грант алачак.

Республикада әлеге грантлар исәбенә 17 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә рәвештә 1846 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 1116 баш сыер һәм таналар) сатып алыначак, 75 даими эш урыны булдырылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100