Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча игенчеләре зур күләмле чәчү кампаниясенә әзерләнә
Министр Гаилә терлекчелек фермаларын төзү программасы буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты акчаларына торгызылган фермаларда булды.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Арча районында чәчүгә әзерлекне тикшереп кайтты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Арча районында бөртекле культураларны чәчүгә һәм яшелчәләр утыртуга гадәттәгедән бер айга иртәрәк керешергә җыеналар. Хуҗалыклар чәчүгә меңәрләгән тонна орлык әзерләгәннәр. Мәсәлән, Россия һәм чит ил бәрәңге сортлары орлыклары, шулай ук Арча кырларында үстерелгән, корткычларга һәм салкынга чыдам бәрәңге орлыклары 1800 тонна әзерләнгән. Әлегә алар складларда саклана, әмма озакламый аларны җиргә утыртачаклар.
«Курса МТСы» ҖЧҖендә Марат Җәббаровка орлыкларны эшкәртү линиясен, Веста-20 һәм М-819 киптерү агрегатларын күрсәттеләр. Машина-трактор паркында энергия ресурсларын саклый торган техника күрсәтелде, болар: Класс Аксион 940 тракторы, Амазон 9000 чәчү комплексы, үзйөрешле сиптергеч — Барс 4000, күчерелмә измә агрегаты — Стк-11.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Арча районында игенчелектә дә, терлекчелектә дә цифрлы технологияләр уңышлы кулланыла.
Министр Гаилә терлекчелек фермаларын төзү программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты акчаларына торгызылган фермаларда булды. Мөндеш авылы фермеры Хәлим Гарипов бәйсез тоту өчен 120 сыерга исәпләнгән үзенең сөтчелек фермасын күрсәтте, Якты Көн авылында Радик Бариевның кошчылык фермасында 11 көнлек 6000 бройлер чебиләрен карадылар.
Эпидемиологик вазгыять чәчүгә тәэсир итмәскә тиеш. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барысы да бу көннәрдә битлекләрдә һәм перчаткаларда эшлиләр. «Бездә барлык иминлек чаралары үтәлә. Һәм безгә язгы кыр эшләрен вакытында төгәлләргә кирәк», — диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз