news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шимбә көнне Татарстанда тугызынчы тапкыр көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Быел көз үткән сигез ярминкә көннәрендә шәһәр халкына барлыгы 674,7 миллион сумлык продукция сатылган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрь, шимбә көнне, Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районындагы «Яңа Тура» сәүдә комплексы янында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6да ачыла, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хехмәте.

Шәһәр халкына Татарстан районнарыннан китерелгән ит, сөт ризыклары, фермерлар җитештергән продукцияләр тәкъдим ителәчәк.

Быелгы көзге ярминкәләр 12 сентябрьдән башланган иде, алар һәр шимбә саен оештырыла. Үткән сигез ярминкә көнендә барлыгы 674,7 миллион сумлык продукция сатылган.

Ярминкә мәйданчыкларын ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге һәрвакыт күзәтеп-тикшереп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot